Татарстанда бозлавык һәм 10 градус салкын көтелә
Чәршәмбе көнне, 16 ноябрьдә, Татарстан территориясендә болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә генә урыны белән кар күп яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Талгын җил фаразлана, юлларда – бозлавык.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -5..-10 градуска кадәр төшәчәк, көндез +6..+1 градустан югарырак күтәрелмәячәк, диелә хәбәрдә.