Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясе узачак
Казанда иртәгә, 16 ноябрь көнне, «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясе узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Чара «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында үтәчәк. Конференцияне Татарстан Республикасының Коръән һәм сөннәтне тикшерү үзәге оештыра. Оештыру эшендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте катнаша.
«СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясе Корстон кунакханәсенең «Пушкин» залында үтәчәк.