Татарстанда 14 градуска кадәр салкын көтелә
Иртәгә, 17 ноябрьдә, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, явым-төшем ихтималы юк. Республикада болытлы һава торышы, төнлә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар, көндез кайбер районнарда буран да чыгарга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин дип кисәтә синоптиклар.
Төбәктә төнлә һава температурасы -6...-11 градус, аязганда -14 градуска кадәр булырга мөмкин. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында салкын көтелә, Татарстан башкаласында – -7..-9 градус. Көндез республикада -1..-6 градус, Казанда -2..-4 градус фаразлана.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, ялларга якынрак һава температурасы күтәрелүе һәм һава шартлары начарлануы көтелә. Шимбә, 19 ноябрьдә, көндез +1 градуска кадәр җылытырга мөмкин.