Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2022

«Идел» журналының Әдәби судында күңел төшенкелегендә язылган әсәрләр тикшерелде

0
«Идел» журналының Әдәби судында күңел төшенкелегендә язылган әсәрләр тикшерелде

«Бу әсәрләрне «кичереш чоры» дип атарга кирәк. Башка кешегщ охшатып түгел, үз юлыңны табарга кирәк. Авторларның барысын да талантлы дип уйлыйм», - дип хөкем чыгарды Рабит Батулла.

Татар китабы йортында «Идел» журналы һәм Татарстан Язучылар берлеге «Меланхоликлар эше»нә карата «Әдәби суд» уздырды. Бер төркем яшь иҗатчыларның күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре каралды.

  • Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова («Җанымны күбәләкләргә бирерсез» хикәясе), Гүзәлә («...Күкләргә ярәшкән болытлар...» шигыре), Миләүшә Гафурова («...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...» шигыре), Рифат Сәлах («Еламагыз!..» шигыре), Рүзәл Мөхәммәтшин («Мин дә үләрмен әле...» хикәясе), Фәнил Гыйләҗев («Җеназа» шигыре) бар. Казый вазифасын Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды.

Гаепләүче — язучы, шагыйрә Рифә Рахман егетләрнең әсәрләрендә меланхолия күренешләре булмавын, кызларның шигырьләрен образ һәм сөйләм логикасы ноктасыннан камилләштерергә, эчтәлеккә фикер ачыклыгы бирергә кирәклеген әйтте. «Гөлүсә Хөсәенова әсәре сәнгати яктан камил, үз укучысын табар. Әмма бу төр язулар аның иҗатының төп урынын алып торырга тиеш түгел», - диде һәм иҗатчыларның хилафлыкларын атап чыкты.

Яклаучы — язучы, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова фикеренчә, хәзерге буын иҗатында үлем – өтү. «Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрендә үлем мотивы сюрреалистик планда кертелгән. Авторлар өчен үлем – депрессив халәт, япон экзистенциализмындагы кебек, җиңеллеккә ирешү, чистарыну буларак кабул ителә», - диде ул.

«Рифат Сәлахның шигырендә үлем мотивы дини аспектта хәл ителә. Фәнил Гыйләҗев исә шигырендә бакый дөньяны котылу чарасы итеп күрмәсә дә, фани дөньядагы яшәешнең мәгънәсе үтүенә ишарә итә. Рүзәл Мөхәммәтшин үлемне һәртөрле идеологиядә, үлемнән куркуны җиңеләйтер өчен кешелек уйлап тапкан мәдәни механизмнардан азат итеп, махсус физик бетү белән сурәтләп бара. Гөлүсә Хөсәенованың хикәясе яшәүне раслау турында», - дип анализлады Ландыш Әбүдәрова.

Гаепләү ягыннан шаһит — язучы-драматург, ТАИС татар интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Хәбир Ибраһим Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрен аңламаган. «Алар бер-берсенә охшаган, бер автор язган кебек. Мин аны шигырь дип түгел, сүз тезмәсе итеп кабул иттем. Гөлүсә Хөсәеновага хикәясен нәсер итеп үзгәртеп карарга, Рифат Сәлахка «мин үлгәч тә, үксеп еламагыз» юлын җиде тапкыр кабатламаска киңәш бирәм», - ди ул. Шулай ук ул Фәнил Гыйләҗевның дә шигырен аңламавын әйтте.

«Без язарга өйрәтергә тиеш түгел. Язу – һәркемнең үз эше. Кимчелекләрне әйтергә кирәк. «Идел» журналы әлеге әсәрләрне эксперимент буларак тәкъдим иткән. Миләүшә Гафурова – кызык шагыйрә. Хис-тойгылар кайнап торган вакытта фикер шигырьдә артта калса да ярый, бу бит пьеса түгел. Ребус булсын, һәр укучы аны үзенчә чишсен. Кызык кына образлар бар», - диде яклау ягыннан шаһит — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әдәби консультанты Марат Закир.

Хөкемгә җәлеп ителгән автор Гөлүсә Хөсәенова сюжет коруны авыр булуын, хисләрне тасвирлау җиңел булуын аңлатты. Фәнил Гыйләҗев шигырендә җеназа процессын тасвирлау күз уңында тотылмавын әйтте. «Андый максат куелса, ул я поэма, я хикәя булыр иде», - диде.

«Егетләрнең әсәрләрен укып чыккач, өметем артты. Безнең әдәбият «абсурд» баскычын әле үтмәгән. Без эксперименталь әсәрләр бирә алмадык, мондый тәҗрибәне үтмәдек. Минемчә, бу әсәрләрне «кичереш чоры» дип атарга кирәк. Башка кешегә охшатып түгел, үз юлыңны табарга кирәк. Авторларның барысын да талантлы дип уйлыйм. Тәнкыйтьтән үлә торган иҗатың була икән, иҗаттан китүең яхшы», - дип хөкем чыгарды Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

Әдәби судтан репортажны «Интертат» сайтыннан укырга мөмкин булачак.

  • Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт. Әдәби судта гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.




Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил православных христиан с Пасхой





Москва

МИД РФ: рецидивы эскалации между Ираном и Израилем возможны


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Музейный фонд пополнится уникальными находками с Пречистенки



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Тимати показал повзрослевшего сына от модели Анастасии Решетовой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве

Сезон 2024 года открыт!

Петербургский «Зенит» стал чемпионом Единой лиги ВТБ


Андрей Рублёв

Российский теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Мэр Собянин: метро и МЦК в Москве на Пасху продлили работу до 02:00



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России