Казан автобусларында шәһәр халкыннан Яңа ел котлаулары яңгыраячак
Казан автобусларында шәһәрлеләрдән Яңа ел котлаулары яңгыраячак. Акциядә катнашу өчен проза, шигырь яки җыр форматында аудиоязма әзерләргә кирәк. Казандагы туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә һәм башка кешеләргә мөрәҗәгать итәргә була.
Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Аудиофайлның озынлыгы 45 секундтан артмаска тиеш. Котлауларны atprt2019@yandex.ru электрон почтасы аша кабул итәләр. Хатның темасында «Яңа ел» дип язарга, ә хәбәрдә үзең турында кыскача сөйләргә һәм элемтә өчен телефон номерын калдырырга кирәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Иң оригиналь котлаулар белән җибәрелгән аудиоязмаларны автобус автоинформаторларына йөкләячәкләр. Җиңүче-эш авторларын Яңа ел маршрутларын ачуга чакырачаклар, дип хәбәр итә ТР Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе.