Песошин хәрби хезмәткәрләрне аренда түләүләреннән азат итү турындагы боерыкны имзалады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәрби хезмәткәрләргә аренда түләүләре буенча кичектерү турындагы боерыкка кул куйды. Республика дәүләт казнасын тәшкил иткән милекне арендалау шартнамәләре буенча кичектерүне Россия Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр алачак. Моннан тыш, аңа шулай ук контрактчылар да дәгъва итә ала, диелгән документта.
Аренда түләвен кичектерү вакыты мобилизация вакыты кебек исәпләнә, 90 көнгә билгеләнгән һәм кирәк булган саен озайтыла. Кичектерүдән тыш, хәрби хезмәткәрләр килешүне бернинди штрафлы санкцияләрсез өзә алачак.
Искәртик, Татарстан хакимияте мобилизацияләнгәннәргә бу ярдәмнән тыш, шулай ук ярты миллиард сумга кредит каникулы һәм салым түләүләре йомшартылу турында хәбәр итте.