Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган иң популяр дару җитми башлаган
Сүз Johnson & Johnson җитештерә торган “Эвиплера” даруы турында бара. Аның җитмәвенә Русиянең 12 төбәгендә зарланалар. Дару җитмәгәч кайбер авыруларның дәвалау схемасын үзгәрткәннәр диелә.