Элвин Грей юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан кагыйдәләрне үтәргә өндәде
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
«Һәрвакытта да яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланыгыз – алар гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк. Балаларны һәрвакыт автокреслода йөртегез. Безнең өчен балалар - иң кадерлесе», - дип мөрәҗәгать итте җырчы Татарстан Дәүләт автоинспекциясе төшергән видеода.
Элвин Грей ролик ахырында искәрткәнчә, юл хаталарны кичерми, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.