Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Бүген кич Татарстанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1 мең метрга кадәр начараячак, көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана. 18 ноябрьдә төнлә һәм көндез һава торышының начарлануы дәвам итәчәк.
Төнлә һава температурасы -5-7 градус, көндез -1-3 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.