Самараның Модерн музеенда Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат ителгән романслар яңгыраячак
Шимбә көнне, 19 ноябрьдә, Самараның Модерн музее тамашачыларны Самара композиторы Галина Разбаева концертына чакыра. Анда Габдулла Тукай, Ольга Борисова һәм ХХ гасырның башка шагыйрьләре әсәрләренә иҗат ителгән романслар яңгыраячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Галина Разбаева – композитор, укытучы, прозаик, үз рәсемнәре белән бизәлгән өч китап авторы. Ул шулай ук Самара һәм Саратовта чыккан берничә музыкаль җыентык авторы да. Шуларның берсе - Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән вокал-хор әсәрләре циклыннан торган «Казан» җыентыгы, диелә хәбәрдә.