Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринга багышланган «Сүнмәс йолдыз» кичәсе булды
Ульяновск шәһәренең милли китапханәсендә драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
«Сүнмәс йолдыз» дип аталган әлеге кичәгә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Нәҗмиева һәм театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәровлар чакырулы иде.
Кичә барышында Тинчурин театры турында фильм курсәтелде, диелә хәбәрдә.