Синоптиклар Татарстанда буран, көчле җил һәм кар көртләре хакында кисәтә
Бүген Татарстанда һава торышының кисәк начараюы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Мондый һава торышы төнлә һәм 18 ноябрьдә көндез дә дәвам итәчәк. Бу сәгатьләрдә республика территориясендә көчле кар явуы, буран вакытында күз күреме 1 километрга кадәр кимүе һәм көчле җил фаразлана. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.