Миңнеханов Когогинны «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар имзалады.
Предприятие җитәкчесенә «Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгать потенциалын ныгытуга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» дәүләт бүләген бирү турында карар чыгарылды, диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, 1999 елның июненнән Когогин «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы, 2002 елның 26 апреленнән – предприятиенең генераль директоры. Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе, Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре. Шулай ук ул илнең икътисади куәтен ныгыту буенча актив эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Президентыннан исемле алтын сәгать белән бүләкләнде.
Сентябрь азагында Когогинны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп сайлыйлар.