Ял көннәрендә Татарстанда -17 градуска кадәр салкынайтачак
Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава торышына көньяк-көнбатыш циклон йогынты ясаячак, шул сәбәпле һава торышы начараячак. Республикада бураннар һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр булган көчле җил көтелә.
18 һәм 19 ноябрьдә Татарстанда төнлә һава температурасы -2 дән -8 градуска кадәр, көндез 0 дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
20 ноябрь, якшәмбе көнне, Республика төньяктан күчүче антициклон тәэсиренә эләгәчәк: явым-төшем туктый, һава температурасы түбәнәячәк. Төнлә -8 дән -13, аязганда -17 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы -4 дән -10 градуска кадәр булачак. Салкын, явым-төшемсез һава торышы киләсе атна башында да сакланачак.
Бүген төнлә Казанда синоптиклар -3 градустан алып -5 градуска кадәр, иртәгә көндез -1 дән -3 градуска кадәр фаразлый. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә бураннар, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүче салмак җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.