Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эше дәвам итә
Казанда мобилизацияләнгәннәр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшен дәвам итә. 6 нокта – сәүдә объектларында, калганнары шәһәр спорт комплексларында ачык.
Кирәк-яракларны көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Җыю пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Барлык нокталар да «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнде.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган азык-төлек товарлары, гигиена чаралары, җылы кием, аяк киеме һәм көнкүреш әйберләре – батарейкалар, энә һәм җеп җыелмалары, фонарь, рюкзак һәм термослар кабул ителә. Кирәкле товарлар исемлеге белән сылтамада танышырга мөмкин.