Татарстанда тын юллары вирусыннан авыручылар саны эпидемия чигеннән 13 процентка күбрәк
Татарстанда ОРВИ – тын юллары инфекциясенең төрле төрләре белән авыру очраклары арта бара. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Тын юлларының вируслы кискен инфекциясе очраклары узган атна белән чагыштырганда 11 процентка арткан. Без әлегә эпидемиологик чиктән беразга югарырак – 13 процентка. Бу күрсәткеч әлеге хәлнең алга таба да үсештә булачагын аңлата», – диде ул.
Любовь Авдонина әйтүенчә, нигездә өлкәннәр авырый, эпидемия чигеннән артып китү нәкъ менә алар хисабына күзәтелгән.
Гомуми структурада 42 процентны РС-вирус тәшкил итә, 30 проценты – риновирус, Татарстан Роспотребнадзор белгечләре метапневмовирус (57 очрак – узган ел нибары ике очрак булган), 6,5 процент очракта – парагрипп вирусын ешрак терки башлаган.
«Метапневмовирус – ОРВИ төркеме вирусы. Ул өске сулыш юллары чирен китереп чыгара, ул тиз аска төшә һәм бронхларга барып җитә, бронхит һәм бронхопневмониягә китерә. Риск төркеме – өч яшькә кадәрге балалар, аеруча аллергия яки башка авырулары булган балалар», - диде баш санитар табиб урынбасары.
Моннан тыш, бу авыру башка авырулар белән бергә күзәтелергә мөмкин һәм микст-инфекция килеп чыга ала, аны дәвалау да күпкә кыенрак.