Татарстанда трассада йөк машинасы өч җиңел машинага бәрелгән, берсенең йөртүчесе үлгән
Кичә кич Яңа Чишмә – Түбән Кама трассасының 23нче чакрымында йөк машинасы каршы як полосага чыккан һәм Opel, Ford һәм Volkswagen машиналары белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Фольксваген» йөртүчесе урында ук һәлак булган, шулай ук «Форд» йөртүчесе төрлечә имгәнгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Республика Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.