Әлмәттә кар чистарту техникаларын кышкы сезонга 100 процент әзерләгәннәр
Әлмәтнең кар чистарту техникалары, автомобиль юллары идарәсе эшчеләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Кыш айларында юл эшчеләре төнлә дә, көндез дә, хәтта иртә белән дә эшли.
Биредә кар чистарту техникасы кышкы сезонга 100 процентка әзер. Шулай ук бозлавыкка каршы материал запаслары сатып алынган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Барлык җаваплы хезмәтләргә, шул исәптән идарәче компанияләргә дә ишегалды территорияләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту буенча күрсәтмәләр бирелде.
Хәзер автомобиль юлларында, тротуарларда һәм велоюлларда механик кар чистарту эшләре дәвам итә.
Шуны да искәртик: белгечләр көн саен һава торышы мониторингын алып бара. Кар яуган очракта алар тәүлек буе эшләү режимына күчә.