Алабугада мобилизацияләнүченең гаиләсенә утын алып килделәр
Алабугада яшәүче Гөлчәчәк Дәүләтшинага 3,5 куб утын китергәннәр. Бу эш мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм кысаларында башкарылды. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Гөлчәчәк Дәүләтшинаның улын 30 октябрьдә өлешчә мобилизациягә чакырганнар. Хәзер ул инде махсус хәрби операция барган урында хезмәт итә. Гөлчәчәкнең абыйсы да хәзерге вакытта хәрби хәзерлек үтә. Ир-атлар икесе дә җиңүгә омтыла.
«Бүген безгә утын китерделәр. Моның өчен шәһәргә зур рәхмәт», − ди хуҗабикә.
Аның сүзләренчә, йортны алар утын ягып җылыта, шуңа күрә мондый ярдәм бик урынлы. Гаиләгә башка социаль ярдәм дә күрсәтелә. Алар спорт корылмаларына, музейларга бушлай йөри ала. Гөлчәчәкнең әнисе шифаханәдә ял итәчәк.
Улы эшләгән оешма аның үзен дә, гаиләсен дә ярдәмнән мәхрүм итмәде. Хәрбигә ярдәм күрсәткәннән соң, гаиләсенә булыша башлады.