Татарстанның дүрт студенты «Озын тәнәфес» бәйгесендә һәрберсенә 1 миллион сум акча отты
Татарстан көллиятләренең дүрт студенты «Озын тәнәфес» бәйгесендә берешәр миллион сум акча отты. Тагын өч студент ике йөзешәр мең сум акча алган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Акчаларны белем алуга, шәхесне үстерүгә тотарга яки эш башлап җибәрүгә кулланырга мөмкин булачак», – дип аңлаталар министрлыкта.
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы финалы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Түбән Новгородта 13-17 ноябрьдә үтте. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 студент катнашты. Татарстанны 11 финалист тәкъдим итте.
Конкурсантлар командаларда кейс биремнәрен чиште һәм аларны экспертлар алдында яклады, шулай ук команда туплый торган уеннарда һәм иҗади мастер-классларда катнашты.
Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында финалга конкурс бер урынга 1200дән артык кеше тәшкил иткән.