Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2022

«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңде

0
«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңде

Аңа истәлекле бүләкләр, «Вызов — XXI век» Бөтенроссия конкурсында җиңүче» дигән алтын медаль һәм диплом тапшырылды.

«Татар-информ» агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина «Вызов — XXI век» дип аталган XVIII Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәү дәүләт лингвистика университетында узды.

Зилә Мөбәрәкшина «Россия халыкларының мәдәни мирасы» номинациясендә «Хиҗаблы балерина: Австралиядәге татар кызының яраткан профессиясенә озын-озак юлы», «Австралиядә яшәүче Финзия Газизова: «Чын мәхәббәт – сынаулар аша узган ышанычлы мәхәббәт», «Казан Кирмәненең баш архитекторы: «Сөембикә манарасы йөз елдан соң авып төшәргә мөмкин», «Сезгә бер бәхетсез җитмәгәнмени инде, ди иде»: Илһам Шакиров туганнарының хатирәләре», «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов: «Габдулла Тукайныкы белән охшаш язмыш» дигән мәкаләләрен тәкъдим итте.

Жюри рәисе, Халыкара матбугат клубы генераль директоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Александр Чумиков, җиңүчеләрне тәбрикләп, бәйгенең федераль этабына 65 торак пунктыннан һәм Россиянең 160ка якын массакүләм мәгълүмат чарасыннан барлыгы 500дән артык эш килгәнен әйтте. «Конкурсның шорт-листына 140 авторның 210 эше керде. 20 октябрьдә жюриның йомгаклау утырышы булды», - диде ул.

«Бәйгедә 25 яшькә кадәрге журналистлар гына катнаша ала. Бу, үзенә күрә, табыш та булып тора. Без әлеге бәйге аша яшьләргә юл бирәбез. Дүрт номинациядә дүртешәр җиңүче сайлап алынды», - диде чыгышында Александр Чумиков.

Россиянең Журналистлар берлеге сәркатибе, Мәскәү дәүләт университеты доценты Роман Серебряный әйтүенчә, күп нәрсә журналистның нинди коллективта эшләвеннән, редакциянең нинди сәясәт алып баруыннан тора.

«Үзеңә эшләргә җайлы булган урынны табу да мөһим. Үсеш кичерүегезне теләп калам. Журналист һөнәре белән хәзер төрле юнәлештә үсеп була: фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә, яңа белем өстәп торырга, стипендия алырга һ.б. Тормышыгызда кирәге чыгачак. Бер урында озак утырмагыз», - дип киңәш бирде Роман Серебряный.

Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, «Вызов — XXI век» Бөтенроссия конкурсында җиңүче» дигән алтын медаль һәм дипломнар тапшырылды. Әлеге бүләкләргә «Татар-информ» хәбәрчесе дә ия булды. Җиңүчеләр арасында Зилә Мөбәрәкшина Татарстан Республикасыннан катнашкан бердәнбер журналист иде.

  • Социаль әһәмиятле темаларга яза торган яшь журналистларның «Вызов-XXI век» Бөтенроссия конкурсы Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә Халыкара матбугат клубы (МПК) тарафыннан оештырыла.

  • Зилә Мөбәрәкшина – Казан шәһәрендә туа. Казанның 5нче балалар музыка мәктәбендә фортепиано һәм вокал классын кызыл дипломга тәмамлый. 2005 – 2016 елларда «Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия»дә укый. 2016 – 2020 елларда Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филолог-тәрҗемәче белгечлеген үзләштерә. 2022 елда шул ук уку йортының «Педагогика» белгечлегенең магистратурасын тәмамлый.
  • Беренче шигырьләре, хикәяләре «Сабантуй» балалар газетасы һәм «Салават күпере» журналында басыла. Студент вакытында мәкаләләре «Ялкын» яшүсмерләр журналында, «Интертат» электрон газетасында, «Сәхнә» журналы, Казан федераль университетының рәсми сайтында чыга. 2017 елдан алып «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе. Татар дөньясы, мәдәният, җәмгыять, яшьләр тормышы һ.б. темаларга яза.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Сервер российского вендора DатаРу прошел сертификацию и показал рекордную производительность при работе с SAP HANA


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Игорь Бутман заявил, что Пугачева ему безразлична, и назвал ее ЖКП




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге


WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

"Погода идёт на поправку": Синоптик прогнозирует долгожданное потепление в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России