Күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат
Бүген 82 яшендә күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат булды дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Анатолий Александрович Василевский 2011 – 2014 елларда Филармониянең джаз-оркестрының баш дирижеры, 2014-2020 елларда дирижеры иде.
“Анатолий Василевский Татарстанда эстрада-джаз сәнгатендә иң авторитетлы белгечләрнең берсе иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт фидармониясе коллективы маэстроның иҗатын югары бәяләде”, дип яза министрлык һәм дирижерның якыннарының кайгысын уртаклаша.