Татарстанда спорт оешмаларындагы яшь белгечләргә кызыксындыру түләүләрен арттырдылар
Татарстан хакимияте физик культура спорт оешмаларының яшь хезмәткәрләренә – республика спорт резервын әзерләүчеләргә түләүләр күләмен арттырды. Шундый карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моңа кадәр 1 мең 111 сум тәшкил иткән түләү күләме 2 мең 510 сумга кадәр арттырылды, диелә документта. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Бу түләү – ай саен түләнә торган кызыксындыру чарасы, ул эшчеләргә дәүләт ярдәме буларак бирелә.
Искәртеп узабыз, бу атнада Татарстан хакимияте яшь педагогларның хезмәт хакына айлык өстәмә түләү күләмен арттырды, шулай ук әлеге түләү каралган белгечләрнең яшен 30 яшьтән 35 яшькә кадәр күтәрделәр.