Бүген төнлә Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана
Иртәгә, 20 ноябрьдә, Казанда һава торышы болытлы, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Бүген төнлә -10..-12 градуска, аязган вакытта -15 градуска кадәр салкынайта. Иртәгә көндез - 4..- 6 градус салкын булачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Юлларда кар көртләре, кайбер урыннарда бозлавык булачак.
Гомумән, Татарстан буенча иртәгә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Алдагы төндә һава температурасы - 8..-13 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -18 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә көндез республикада -3..-8 градус салкын булачагы фаразлана. Юлларда шулай ук бозлавык һәм кар көртләре көтелә.