Яңа елдан торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүне исәпләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне исәпләүнең яңа кагыйдәләре ярдәмендә, коммуналь хезмәтләргә түләүне экономияләү мөмкинлеге барлыкка килде, дип сөйләде Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Коба Оржония. Бу хакта ул «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында әйткән. РИА Новости шул турыда яза.
Регламент көз көне үк үз көченә кергән, әмма чынлыкта яңача исәпләү киләсе елда башлана. Әйтик, яңа кагыйдәләр түләүченең фактик куллануына түләү суммасын якынайтуга юнәлдерелгән.
«Мондый алым йортта яшәүчеләр түли торган сумманы сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Оржония.
Мисалга, йортта яшәүчеләр юынтык суларны агызу өчен моңа кадәр билгеләнгән гомумйорт ихтыяҗлары тарифы (ОДН) буенча тигез өлешләрдә түләсә, хәзер түләүченең шәхси куллану күләме исәпкә алыначак, дип билгеләп үтте белгеч.
Шулай ук, яңа кагыйдәләр буенча, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү суммасын яңадан исәпләүне (перерасчет) һәр календарь елы тәмамлангач ясап булачак, моңа кадәр аны торак милекчеләренең гомуми җыелышында карар кабул ителгәннән соң гына эшләтеп була иде, дип өстәде ул.