Татарстан юлында өч машина бәрелешкән, дүрт кеше имгәнгән
Кичә кич республиканың Апас районында Казан-Ульяновск юлында һәлакәт булган. Анда Hyundai, Volkswagen һәм Renault автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, бәрелешү аркасында өч автомобиль җимерелгән.
Машиналарның берсендәге ике кеше кысылып калган. Нәтиҗәдә дүрт кеше имгәнгән. Аларның барысын да хастаханәгә алып киткәннәр.