Актанышның Әнәк авылында мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды
Актаныш районының Әнәк авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды.
Пучы авыл җирлегеннән 7 ир-егет ил мәнфәгатьләрен якларга китте, шуларның икесе - Әнәктә яшәүчеләр.
«Авылдашларыбыз исән - сау кайтсыннар, безнең теләк шул!» - диде авыл мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Нигъмәтуллина.