Димитровград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында татар теле буенча конкурс узды
Димитровградта Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәп базасында «Татар телен белүчеләр» шәһәр конкурсы узды.
Укучылар командаларга берләште һәм төрле ярышларда үз көчләрен сынап карады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс «Сәламләү», «Сорауларга җавап бирү», «Татар җыры» яки «Татар телендә шигырьләр», «Татар халык ашлары» һ.б. кебек биш минутлык раундаларда узды, диелә хәбәрдә.