Татарстан юлында өч автомобиль катнашында юл һәлакәтендә бала имгәнгән
Бүген республиканың Азнакай районында Сәпәй авылы чатында өч автомобиль катнашында юл һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше – ир-ат, хатын-кыз һәм бала зыян күргән. Аларның өчесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.