Алабугада «Күңелле старт»та җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашырды
Алабугада мәктәп укучылары арасында «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасы дәвам итә, аның лидерлары һәрберсе 1,5 миллион сум алачак. Узган сезонда җиңүчеләр исә алынган грант акчаларын файдаланганнар инде. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Искәртик, җиңүчеләр – 9нчы мәктәп, 2нче, 4нче гимназияләр һәм Алабуга политехник көллияте. Аларның һәрберсе грант акчалары ярдәмендә үз проектларын тормышка ашыра алды.
Мисал өчен, 4нче гимназиядә акчаны спорт залын, мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәләрен, электр системасын төзекләндерүгә тотканнар. Директор Елена Чегодаева сүзләренчә, алар шундый зур өлеш керткән укучылары белән горурлана. Быел алар үз төркемнәрендә җиңәргә һәм акчаларны мәктәпнең «Рекорд» спорт клубын үстерүгә юнәлтергә телиләр.