Рөстәм Миңнеханов Токаевны Казахстан Президентын сайлауда җиңүе белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаевны яңадан президент итеп сайлануы белән котлады. Республика җитәкчесе сүзләренчә, Казахстан гражданнары үз Президентына күрсәткән ышаныч мондый тотрыксыз вакытта аеруча кыйммәткә ия.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Казахстан багланышларының алга таба да ныгуына исәп тотуын белдерде.
«Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Казахстан арасындагы күпкырлы хезмәттәшлек потенциалы киләчәктә дә уртак тырышлык белән уңышлы гамәлгә ашырылыр дип ышанам», - дигән Татарстан Республикасы Президенты телеграммада.
Искәртик, Токаевны Россия Президенты Владимир Путин да котлады. Телеграмма Кремль матбугат хезмәте сайтында чыкты.