Метшин: Махсус операциядә катнашучы барлык казанлыларга да ярдәм күрсәтеләчәк
Махсус операциядә катнашучы барлык казанлылар элегрәк мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү өчен булдырылган социаль ярдәм чараларын алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзер мөһим бурычларның берсе булып мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү тора. Моның өчен шәһәр социаль ярдәм чаралары оештырылды - алар махсус операциядә катнашучыларның барысына да кагыла.
«Безнең өчен аларның мобилизацияләнгән, үз теләге белән катнашучы, «Алга» батальонында яки башка бүлекчәләрдә катнашучы булуында бернинди аерма юк. Барысы да шәһәр ярдәме чараларының бер программасына берләшәчәк», - диде Метшин, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул бу мәсьәләне шәһәр хакимиятенең барлык җаваплы кешеләренә аерым контрольдә тотарга кушты.
«Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән көн саен элемтәдә калабыз. Ташламаларның гомуми исемлегеннән тыш, район администрацияләре һәр гаиләгә ярдәм итә. Бу безнең бурыч», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Искәртик, Россия һәм Татарстан җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә йөкләде.
Өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга ай саен кимендә 195 мең түләнергә тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.