Мәскәүдә «Татар җыры» фестиваленең юбилей концерты узды
Дәүләт Кремль сараенда унынчы тапкыр «Татар җыры» фестиваленең гала-концерты узды. Бу 23нче музыкаль форум булды. Татарстанның һәм Башкортстанның танылган артистлары Мәскәүдә җыелды. Алар башкала халкы һәм кунаклар алдында иң яхшы хитларны башкарды.
«Ел саен «Татар җыры» декабрьдә безне Казанда бергә җыя. Без нәтиҗәләр ясыйбыз, иң яхшы җырларны, артистларны сайлыйбыз. Ә моның алдыннан Мәскәүдә Кремль сараенда Татарстанның иң яхшы халык артистлары катнашында чираттагы тапкыр гала-концерт уза», - дип билгеләп үтте алыштыргысыз алып баручыларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин.
Быел концертта фестиваль лауреатлары һәм чакырылган артистлар катнашты. Бергәләп алар төрле темаларга: мәхәббәт, күңел, Ватан һәм башкаларга багышланган программа тәкъдим итте.
Туган җиргә багышланган җырларны Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, фестивальнең лауреаты Илнар Фәрхуллин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов һәм башкалар башкарды.
«Сүз һәм көй» номинациясендә музыкаль номерларны Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов, җырчы Марат Яруллин, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер дуэты әзерләде.
Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә, Рамилә hэм Рамил Хәйретдиновлар һәм башка башкаручылар үз чыгышларында мәхәббәт темасын яктыртты.
Концертта шулай ук Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алдылар, аңа концерт көнендә 75 яшь тулган булыр иде. Алып баручылар сүзләренчә, ул шулай ук бу сәхнәдә чыгыш ясарга тиеш булган. Бөек артистны искә алып, аның якын дусты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Владимир Кудашев, үз вакытында визит карточкасы булган «Наш город» җырын башкарды.
Шулай ук җырчының «Море, море» һәм «Верни мне музыку» кебек хитлары да яңгырады. Шимбә көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды.