Татарстанда томан һәм 12 градус салкын көтелә
Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә болытлы булачак. Явым-төшем ихтималы аз, томан булырга мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык көтелә.
Төнлә термометр баганалары -4..-9 градус күрсәтәчәк, урыны белән -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -2..-7 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.