Ркаил Зәйдулла: Дастаннарга нигезләнеп язылган балалар әсәрләре кирәк
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, балаларга дастаннарның мәгънәсен аңлата торган әсәрләр кирәк.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы утырышында 2023 елны татар халкы өчен дастаннар елы дип игълан итү тәкъдиме булды. Ркаил Зәйдулла фикеренчә, дастаннарга багышланган ел милли үзаңны үстерүдә зур роль уйный ала.
Ул дастаннарны балаларга аңлатырга кирәк булуын ассызыклады.
«Балаларга дастаннарны кабул итү, аңлау кыен. Балага яраклаштырып, дастанга нигезләнгән әсәрләр язу кирәк. Аның мисаллары бар. Мәсәлән, Азәрбайҗан язучысы Анарның борынгы дастанга нигезләнеп язган «Деде Коркут» дигән әсәре бар. Ул балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә кызыклы. Дастаннарны олыларга да аңлатырга кирәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул дастанга нигезләнеп язылган әсәрләр арасында бәйге уздырырга да тәкъдим итте.