Аксубай районында Хәсән Туфан музей-йортында республиканың архив хезмәткәрләре булды
Аксубай районының Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеена республика районнарының архив бүлекләре җитәкчеләре килде. Танылган шагыйрьнең кече ватанында кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар.
Кунаклар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Төп тема Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бәян итү иде. Архив хезмәткәрләре шагыйрь тормышының Казан чоры, сөргенгә җибәрелгән еллары һәм туган авылына кайтуы белән кызыксынып танышты. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Музейның һәр залында кунакларны Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәбе укучылары каршы алды, алар якташ шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде.
Залда шулай ук килүчеләр игътибарына әдипкә багышланган һәм «Туфан укулары» зональ бәйгесе материалларыннан күргәзмә тәкъдим ителде.