Самара өлкәсенең татарча матбугат чаралары укучылар конференциясенә чакыра
3 декабрьдә Самара өлкәсендә чыга торган татар телендәге матбугат чаралары укучылар конференциясенә чакыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Өлкә татар массакүләм мәгълүмат чаралары - «Самара татарлары» журналы, «Бердәмлек», «Сәлам» газеталары үз укучыларын конференциягә җыя. Чара 2022 елның 3 декабрендә, 11.00 сәгатьтә Самара шәһәре Халыклар дуслыгы йортының актлар залында (Воронеж урамы, 9 йорт) узачак.
Конференциядә «Бердәмлек», «Сәлам» газеталарында, «Самара татарлары» журналында һәм Samtatnews.ru сайтында нинди темаларның җитәрлек яктыртылмавы; абунәчеләр санын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеге; мәгълүматны нинди форматта – журнал, газета яки мәгълүмат сайтыннан алу уңайлырак булуы; яшьләрне туган телдә газета укуга җәлеп итү алымнары; заманча шартларды милли басмаларны саклап булу кебек темаларга фикер алышу булачак.
- Чаралар программасын биредә карап була.