Белгеч ялган акча тапкан очракта гамәлләр тәртибен аңлатты
Ялган акча табылган очракта кичекмәстән полиция бүлегенә яки якындагы банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости яза.
Мәскәү кредит банкының касса операцияләре бүлеге җитәкчесе Наталья Позднышева «Прайм» агентлыгына шул хакта аңлаткан.
Эксперт сүзләренчә, үзегез алган купюраларны башта җентекләп тикшерергә, шикле пунктларда валюта алмаштырмаска кирәк.
Ялган банкнота табылган очракта, кичекмәстән полициягә яки банкка барыгыз. Ялган акчаны алганда хуҗасына компенсация түләнми, дип искәртә Позднышева.
- Бурычын ялган акча белән түләгән татарстанлыга шартлы срок бирделәр.
- Кибеттә ялган акча белән түләгән Казан кешеләрен хөкем итәчәкләр