«Казан» гаилә үзәге күзәтү мәйданчыгы һава торышы аркасында вакытлыча ябылган
Казанлыларның иминлеге өчен «Казан» гаилә үзәге күзәтү мәйданчыгы вакытлыча кунакларны кабул итми. Бу хакта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.
Күзәтү мәйданчыгына керү бозлы яңгыр яву сәбәпле туктатылып тора. Андый чакта мәйданчыкта булу куркыныч. Дирекциядә күзәтү мәйданчыгының иртәгә дә ачылмаска мөмкинлеген искәртелә, әмма бу хакта соңрак билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда һава торышы кискен начарлану сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде.