Мишустин хезмәт базарындагы үзгәрешләргә әзер булырга кирәклеген әйтте
Россия хакимияте икътисадны структур үзгәртеп кору аркасында хезмәт базарындагы үзгәрешләргә әзер булырга тиеш, аның сыгылмалылыгын тәэмин итү буенча карарлар кабул итү мөһим, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Безгә хезмәт базарында икътисадны структур үзгәртеп кору белән бәйле үзгәрешләргә әзер булырга кирәк. Күп юнәлешләр буенча хәзер кадрлар кытлыгы күзәтелә, аны башкарып чыгу һәм базарның сыгылмалылыгын тәэмин итү буенча конкрет карарлар кабул итәргә кирәк», - диде Мишустин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.