Иске Чүпрәле лицее укучылары VIII республика химия турнирында 3 урын алды
Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучылары командасы Казанда узган VIII республика химия турнирында катнашты.
Иң көчле көндәшләр белән «акыл» ярышларында лицей укучылары командасы гадел рәвештә III урынны яулады. Бу турыда «Туган як» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Әлбәттә, җиңү җиңел бирелмәде. Турнирга укучылар җитди әзерләнде. Күп кенә химик тәҗрибәләр эшләнде, алдан алынган темалар буенча күп мәсьәләләрне чишәргә туры килде», - ди югары категорияле химия укытучысы Ирина Ильина.
Укучылар «Химия һәм сәяхәт» темасына багышланган турнирдан яңа белем, тәҗрибә һәм күңелле тәэсирләр алып кайтты.