Сәламәтлек саклау министрлыгы ихтыяҗ зур булган белгечлекләр исемлеген игълан итте
Татарстанда аерым белгечлек табибларына ихтыяҗ зур. Бу хакта туры эфир вакытында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
«Бу - лор, уролог һәм хирурглар. Кан тамырлары хирургы кебек кайбер аерым белгечлекләр», - диде спикер.
Аның сүзләренчә, белгечлеккә карап, 55 табибка ихтыяҗ бар. Министр урынбасары медицина белгечләре арта бара, әмма вакантлы урыннар кала һәм табиблар җитми, дип белдерде.
Альмир Абашев яшь табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм программалары турында әйтте. Мәсәлән, «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» бар, шулай ук район үзәк хастаханәсенә эшкә алганда табибка 1,5 миллион сум һәм урта медицина персоналына 700-800 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләү турында искә төшерде.
Моннан тыш, Татарстанга башка төбәкләрдән күчеп килүче белгечләр өчен грант ярдәме каралган.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, медицина югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачак.