Миңнеханов һәм Чернышенко Иннополиста өч яңа тулай торак төзелеше барышын бәяләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Иннополиста төзелә торган студентлар тулай торагының өч корпусы төзелеше барышын, шулай ук бинаны файдаланганда куллану өчен Россиядә ясалган ТИМ-системасы (мәгълүмати модельләштерү технологияләре) эшчәнлеген бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия софт базасындагы система Иннополиста эшләтеп җибәрелгән иде. Ул бинаның барлык коммуникацияләре (җылылык, электр энергиясе белән тәэмин итү, интернет-челтәрләр) белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә. ТИМ-система индустриаль компетенцияләр үзәкләренең хупланган 216 проекты исәбендә булуы мөһим», - диде Дмитрий Чернышенко һәм аның бөтен илдә гамәлгә кертеләчәген өстәде.
Ул искәрткәнчә, Иннополиста студентлар тулай тораклары төзелеше РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында бара. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 2,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Беренче студентлар биредә киләсе уку елында урнаша алачак.
«Бүген беренче планда илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы тора. Бу төзелешне дә кертеп, барлык өлкәләргә дә кагыла. Әлеге тулай торак мисалында безнең ТИМ-системаларның ничек кулланылуын күрәбез. Алга таба да Россия эшләнмәләре һәм мәйданчыкларына нигезләнергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, төзелеш-монтажлау эшләренең төп өлеше 2022 ел ахырына тәмамланачак.
Биналарны файдаланганда ТИМ-система торба тишелү, йозак ватылу һ.б. турында гаризалар урнаштырырга, шулай ук аларны эшкәртү процессын онлайн күзәтү мөмкинлеге бирәчәк.