Азат милләтләр лигасы Мүнһеннең иминлек конференциясенә Русиянең асаба халыклары вәкилләрен дә катнаштыруны сорый
2023 елның февралендә Мүнһендә иминлек конференциясе үтәчәк. Анда Русия хакимияте вәкилләрен чакырмадылар. Русиянең киләчәге турында Русия оппозициясе һәм аннан сөрелгәннәр белән фикер алышырга телибез, диделәр. Азат милләтләр лигасы чарада Русиянең асаба халыклары вәкилләре дә катнашырга тиеш ди.