Татарстанда шәфкать туташы һәлак булган юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды
Лаеш районында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча, 61 яшьлек шәфкать туташы һәлак булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү версиясе буенча, ашыгыч ярдәм машинасы тавыш сигналларын кабызып алты айлык баланы Нурлаттан хастаханәгә алып барганда, каршы як хәрәкәт юлына чыккан. Анда ул Toyota автомобиле белән бәрелешкән.
Җиңел машина юлдан борылыр алдыннан медицина хезмәткәрләре машинасына юл бирмәгән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык сәбәпләре дә ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» Татарстанның Лаеш районында булган авария турында хәбәр итте. Авариядә Нурлат районы хастаханәсенең шәфкать туташы вафат булды.