Менделеевскида «Ушков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә җыелдылар
Менделеевскида XII «Ушков укулары» узды. Конференция «Ушков скверы» мәдәни мирас объектын төзекләндерү» проектының презентациясе белән ачылды.
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә уникенче тапкыр музейлар, республика һәм башка төбәкләрнең фәнни учреждениеләре хезмәткәрләре, җирлекнең туган якны өйрәнүчеләре һәм район тарихы белән кызыксынучы шәһәрлеләр җыелды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
Чара Туган якны өйрәнү музее тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм районның башкарма комитеты ярдәме белән С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында оештырылды.
Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән катнашучыларны Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова сәламләде. Ул шәһәрнең Ушковлар гаиләсе белән тарихи бәйләнешен, туган як тарихын белүнең әһәмиятен билгеләде һәм «Л. Я Карпов исемендәге химия заводы» ның элекеге директоры Наталья Потаповага Петр Ушков исемендәге премияне тапшырды.
Сквер һәм аның территориясендә алып барылучы эшләр турында «С заботой о будущем» инициатив төркеменең вәкиле Нияз Нурмөхәмәтов сөйләде.
Шулай ук музей хезмәткәрләре һәм җәмәгать учреждениеләре хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясады. Катнашучылар Казандагы Ушковлар йорты турында чыгышны тын калып тыңладылар. Әлеге тарихи объект, аңа бәйле соңгы табылдыклар һәм ачышлар хакында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде.
Конференция фикер алышу, йомгаклар ясау һәм гомуми фото ясау белән тәмамланды.