Теләчедә шикәр авырулы пациентларны Республика клиник хастаханәсе табиблары кабул итте
Шушы көннәрдә Теләче Район үзәк хастаханәсенә Республика клиник хастаханәсе табиблары килде. Биредә шикәр диабеты авыруын киметү максатыннан узган айлык кысаларында, халык белән очрашу булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Медицина белгечләре баш табиб Ирек Галиуллин озатуында хастаханә белән якыннан танышты. Бу көнне Республика клиник хастаханә табибы Алина Купрянова шикәр чире белән авыручы җирле халыкны кабул итте. Аларга үзенең киңәшләрен бирде, дәвалау ысулларын билгеләде.