Чистай районының Бахта авылында Әниләр көненә халыкчан спектакль әзерлиләр
Чистай районының Бахта авылы клубы каршында эшләп килүче «Мизгел» театраль берләшмәсе Әниләр көне уңаеннан спектакль әзерләде. Бүген, 26 ноябрь көнне алар авыл халкына Азәрбайҗан драматургы Мәҗит Шамхалов әсәре буенча кулган «Кайнана» комедиясен күрсәтәчәк.
Спектакльнең режиссеры – Светлана Малышева. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.
«Репетицияләр бара. Үзебезнең авыл халкы яхшы кабул итсә, бәлки башка авылларга да барырбыз. Ишәле, Актауда күрсәтербез дип торабыз», – дип уртаклашты Бахта клубы методисты Анна Акманова.
«Кайнана» комедиясенең тематикасы бүгенге көннәрдә еш очрый торган – килен һәм кайнана арасындагы киеренкелек турында. Кыскасы, күңелле һәм тормышчан тамаша көтелә.