Татарстанда томан һәм 15 градуска кадәр салкын көтелә
Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә бераз кар явуы көтелә, көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан талгын җил фаразлана.
Синоптиклар көннең икенче яртысында һәм шимбә кичендә, төнлә һәм якшәмбе иртәсендә төбәктә урыны белән, шул исәптән Казанда да, тагын томан төшәчәк, дип кисәтә. Юлларда бозлавык сакланачак.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы -6.. -11 градуска кадәр, аязганда -15 градус (республика башкаласында -6..-8 градус, аязган вакытта -10 градус) була. Көндез һава нульдән 5-10 градуска кадәр түбән (Казанда -6.. -8 градус) төшә.
«Татар-информ» элек ял көннәрендә, метеорологлар фаразы буенча, Татарстанда салкынаю акрынлап дәвам итәчәген хәбәр иткән иде.