Россия һәм Малайзия мөселманнары фәтва чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятли
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Малайзиядә Федераль территорияләр мөфтие Локман Абдулла белән очрашты. Алар фәтва чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Рушан хәзрәт мөфтигә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Россия мөселманнарының төрле юнәлешләрдә эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар очрашуның төп өлешендә фәтвалар чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Мөфти Локман Абдулла җитәкчелегендәге ведомство эшчәнлегенең төп юнәлеше шушы өлкәгә карый.
Шулай ук Рушан Аббясов әңгәмәдәшенә РФ мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре шурасы структурасы һәм аның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы башка гарәп-мөселман илләрендә, мәсәлән, Мисыр һәм Иорданиядәге шундый ук структуралар белән актив хезмәттәшлек итүен әйтте, диелә хәбәрдә.
Очрашуда Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Наил Латыйпов катнашты.